Безнең планетабыз бер, гаиләбез бер (6+)

17 ноябрь көнне 17 нче санлы китапханә «Безнең планетабыз бер, гаиләбез бер» дигән толерантлык дәресе уздырды.

Балалар «толерантлык» сүзе белән танышты, әлеге төшенчәнең хәзерге заман кешесе тормышында әһәмияте турында үз фикерләрен белдерде. Шуннан соң укучылар «Кем хаклы?» уенында катнашты, алар тәкъдим ителгән төрле хәлләрдә геройларның гамәлләренә бәя бирергә тиеш булды. Катнашучыларга «Җиде таҗлы чәчәк» бәйгесе аеруча ошады, анда толерантлы кешегә хас таҗларны сайлап алып, чәчәккә беркеттеләр.  

Чара азагында балалар «Дружить – это здорово!» мультфильмын карады һәм, төрле аермалыкларга карамастан, бер-береңне хөрмәт итәргә һәм ярдәм итәргә, гафу итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясады. 

Поделиться: